ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

1955 елда партия белән хөкүмәтнең «Проектлауда һәм төзелештә артыклыкларны бетерү турында» һәм «Алга таба индустриальләштерү, сыйфатны яхшырту һәм төзелеш бәясен киметү чаралары турында» карарлары кабул ителә.

 1956 елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын сафка бастыру аеруча әһәмиятле вакыйга була (архитекторы –  Н.А. Скворцов). Шулай ук Киров исемендәге, Урицкий исемендәге, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортлары, зур экранлы «Дружба», «Победа», «Звезда», «Мир» кинотеатрлары һ.б. файдалануга тапшырыла.

 Ул чорга хас булган төзелешләр: КДУ химия факультеты бинасы (1957), 1951 елда Казанның финанс институтының укыту корпусы төзелеп бетә, 1954 елда – яңа аэровокзал, 1959 елда медицина институты бинасы ачыла.

 1950 елларның беренче яртысында республиканың нефть шәһәрләрендә һәм бистәләрендә йортлар салуга махсус игътибар бирелә. Нефть сәнәгате үскән чорда яңа нефтьче бистәләре барлыкка килә – Яңа Писмән, Баулы, Азнакай, Карабаш, Әлмәт, Бөгелмә киңәя. 1955 елда әлеге бистәләрдә 500 мең кв.метрдан артык торак төзеп тапшырыла, дистәләгән мәдәни-көнкүреш, коммуналь, дәвалау объектлары гамәлгә кертелә.

 1956-1960 елларда Казанда 1 млн.кв. метрдан артык торак төзелгән. Татарстан, Гагарин, Порт, Ибраһимов проспекты урамнары буенча яңа биналар барлыкка килә. Әлеге объектлар республиканың дәүләт архитектура контроле органнары тарафыннан аерым контрольгә алынган була.​

 


17
апрель, 2020 ел
җомга

Владимир Путин еллык 6,5% ставкасы белән яңа йортларда комфорт-класслы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк ташламалы ипотека программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу программа Кредит срогы дәвамында эшләячәк, аны 2020 елның 1 ноябренә кадәр алырга мөмкин булачак.

Шулай ук Владимир Путин, төзелеш тармагы предприятиеләрендә профилактик чаралар үткәргәндә, төзелеш процессын өзмәскә, сыгылмалы карарлар кабул итәргә һәм баланс табарга кирәк, дип белдерде.

Ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү. Гражданнар өчен Ставка 6,5% тәшкил итәргә тиеш, калганы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк. Мондый ипотеканы 1 ноябрьгә кадәр төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 млн сумга кадәр уңайлы торак сатып алганда рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 

2020 елның 15-16 нчы апрель көннәрендә Россия Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы базасында «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Идел буе федераль округы вәкилләре өчен укулар уздырылды. Лекцияләр циклы вебинар форматында үткәрелде.

Кереш сүз белән видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагында дәүләт заказчысы буенча нәтиҗәле хезмәт  кирәклеге турында белдерде.

Укыту кысаларында проект һәм эш документларын эшләү һәм аларның техник йөкләмә таләпләренә туры килүенә, дәүләт контрактларын гамәлгә ашыруга, төзелешкә рөхсәт алуга, проектны тормышка ашыру вакыты белән идарә итүгә һәм башкаларны контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Шулай ук вебинар барышында капиталь төзелеш объектларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында да сөйләштеләр. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов  «Төзелеш күзәтчелеге. Функцияләре, эшчәнлеге. Ярашлылык турында бәяләмә алу тәртибе» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Онлайн-укуда Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән 350 артык вәкил: төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төзүче оешмаларның җитәкчеләре һәм башкарма составы катнашты.

«Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла һәм квалификацияне күтәрү максатларында кирәкле техник биремнәрне әзерләү өлкәсендә, шул исәптән объектларны проектлау һәм төзү өчен дә, Россия Федерациясе субъектларының җитәкче составын һәм башка дәүләт бүлгечләрен укытуны күздә тота.

 


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 нчы апрелендәге указы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында («Гадәттән тыш хәл вакытында яки мондый хәл барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. 
9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр барлыгы 164 беркетмә төзелде. Инспекция хезмәткәрләре Татарстанның полиция бүлекләрендә график буенча кизү тора. Урамда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыны ачыклап, полиция хезмәткәрләре андыйларны бүлеккә китерә һәм рапорт төзи. Рапорт нигезендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары беркетмәләр төзи.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, Тикшеренүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган белән берлектә, Казанның Нәҗип Җиһанов урамы буенча төзелә торган гомуми белем бирү мәктәбен тикшерә.

Гомуми мәйданы 24652,2 кв. метр булган яңа уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Проект буенча мәктәптә башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, спорт залы, 25 метрлы бассейн каралган.

Хәзерге вакытта төзүчеләр элмә фасадларны монтажлый, эчке инженерлык челтәрләрен сала, идәнне тарттырып тигезли, эчке бизәкләү эшләрен башкара. Мәктәпне 2020 елның беренче сентябренә тапшырырга планлаштыралар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, төзелеш эшләре дәвам иттерлә. Төзелеш инспекторларының эше шулай ук штат режимында алып барыла. Шул ук вакытта өстәмә куркынычсызлык чаралары да үтәлә: битлекләр кулланыла, куллар дезинфекцияләнә. 

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов күп тапкыр билгеләп үткәнчә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында шәһәр төзелеше өлкәсендәге законнар бозылу, расланган проект документларыннан тайпылу күренешләренә юл куймау, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр кулланылуын тәэмин итү бурычы тора. 

 


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре электрон почта, Инспекциянең кабул итү бүлмәсе аша, гражданнарны шәхси кабул итү барышында алынган 190 мөрәҗәгатьне карады.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе төзелеш эшчәнлеген гамәлгә ашырганда төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, техник регламентларны, проект документларын, шәһәр төзелеше законнарын бозу очракларына кагыла.

73 объект буенча язмача аңлатмалар бирелде, 17 капиталь төзелеш объекты буенча күчмә тикшерү уздырылды, 13 объект буенча административ чаралар күрелде. 3 объект буенча алынган мәгълүмат расланмады.  

Исегезгә төшерәбез, дәүләт граждан хезмәткәрләренә, 2020 елның 30 апрелендә хисап чорында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру срогы 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр төгәлләнеп килә.

Граждан хезмәткәрләренә үз керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тапшырмау яисә граждан хезмәткәренең граждан хезмәтеннән азат ителүенә китергән хокук бозу булып тора.

(«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында»гы 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 59.2 маддәсе 1 п.»;

«Коррупциягә каршы көрәш турында»гы 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.1 маддәсе 1 п.).


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 9 Май - Җиңү көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә. 

«Җиңүне каршылап» конкурсы Ватан тарихы белән кызыксынуны үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган ата-бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста 7-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен ирекле формада гариза язарга кирәк. Конкурста катнашучылар үз эшләренә анкета куярга тиеш, анда үзе турында мәгълүмат бирелә: Ф.И.О., яшь, мәктәп, башка конкурсларда катнашу һәм җиңү турында мәгълүмат, бүләкләр, яраткан шөгыльләр.

Конкурста катнашу өчен материаллар ТР ДТК инспекциясенә түбәндәге электрон адрес буенча тапшырыла: Elvira.Sharafieva@tatar.ru  Белешмәләр өчен телефон: 237-68-12.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш мәйданнары территорияләренең чисталыгын тәэмин итү һәм пычрануын булдырмый калу максатларында кайбер чаралар уздырачаклар.

Икеайлык барышында вәкаләтләр кысаларында төзелеш өчен бирелгән территорияләрнең тиешле санитар-экологик торышын тәэмин итү буенча тикшерүләр оештырылачак. Төзелеш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге таләпләрне үтәүгә һәм аларны махсус билгеләнгән урыннарга вакытында чыгаруга, объектта транспорт тәгәрмәчләре юу пунктлары булуга аерым игътибар биреләчәк.

РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш мәйданнарында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар төзү проектында каралган эшләрнең үтәлешенә күзәтчелек итә.

Торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.Сайт халыкка кире элемтә калдырырга һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре шулай ук «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча кабул ителәчәк 8 (800) 27-5-2020. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтә бирергә чакырабыз. Йортларда яшәүчеләрнең кайнар линия буенча шәрехләре һәм «Безнең ишегалды» программасы сайты аша план-схемалар урнаштырылганнан соң өч көн эчендә – 12 апрельгә кадәр көтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International