Коронавируска каршы көрәш максатларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен халыкны штрафка тарту вәкаләтләре бирелде

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

COVID-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булуын дәвам итә.

Яңа вәкаләтләр кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хактагы указга кул куйды. Йөкләмә буенча, 12 министрлык һәм ведомствода эшләүче дәүләт хезмәткәрләренә дә шундый вәкаләтләр бирелгән.

2020 елның 6 нчы апреленнән башлап инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы («Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи ала.

Чаралар яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтү максатларында күрелгән.  ​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International