Коронавирус пандемиясе аркасында Россия территориясендә, шулай ук Татарстанда игълан ителгән эшләми торган көннәр һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, 30 нчы апрельгә кадәр озайтылды.
Әлеге чикләүләр объектлар төзүче оешмаларга һәм подрядчыларга, төзелеш материаллары җитештерүчеләргә, шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына кагылмый.
Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган, чаралар төзелеш комплексына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус аркасында төзелеш эшләре туктатылмаган. Шул ук вакытта барлык оешмалар да COVID-19 таралу куркынычын чикләү максатларында кирәкле санитар таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш.
«Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелешнең аерылгысыз өлеше булып тора, ул ярашлылык турында бәяләмә бирү белән тәмамлана, бу РФ Шәһәр төзелеше законнарында каралган, – дип билгеләп үтте Илфарт Сафиуллин. – Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында үз эшчәнлеген туктатмый һәм штат режимында эшләвен дәвам иттерә».
Төзүче оешма яки техник заказчы төзелеш эшләрен эшләми торган көннәр чорында туктатырга планлаштыра икән, аңа Инспекциягә хәбәр итәргә кирәк. Төзелешне яңартканда, төзүче оешмага яисә техник заказчыга, шулай ук, җаваплы вазыйфаи затларга тикшерүләр программасына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге өчен, бу хакта Инспекциягә хәбәр итәргә кирәк.