ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күпфатирлы торак йортларны һәм социаль әһәмиятле объектларны төзегәндә җибәрелә торган җитешсезлекләрне атады

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Ачыклана торган җитешсезлекләр проект документларындагы таләпләрне кире кагуга бәйле: терәк булып хезмәт итә торган тимер конструкцияләр уттан саклый торган махсус состав белән җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелми, яңа төзелеш корылмаларында вентиляцияләнә торган фасад сыйфатсыз монтажлана.
Шулай ук төзелешне башлап җибәрү турында хәбәр итү сроклары буенча да җитешсезлекләр бар. Төзүче оешмалар дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына төзелеш эшләре башлануы турында 7 эш көне алдан хәбәр итәргә тиеш, ә чынлыкта исә әлеге документ төзелеш эшләре инде башкарылганнан соң гына җибәрелә, бу исә контрольне катлауландыра һәм торгызыла торган торакның сыйфатына йогынты ясарга мөмкин.
Төзелеш күзәтчелеге органнарының стратегик бурычы – төзелә торган биналарның һәм корылмаларның, шул исәптән «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында да, куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын һәм озак вакыт хезмәт итә алуын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International