ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 9 Май - Җиңү көненә багышланган рәсем конкурсы игълан итә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 9 Май - Җиңү көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә. 

«Җиңүне каршылап» конкурсы Ватан тарихы белән кызыксынуны үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган ата-бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста 7-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен ирекле формада гариза язарга кирәк. Конкурста катнашучылар үз эшләренә анкета куярга тиеш, анда үзе турында мәгълүмат бирелә: Ф.И.О., яшь, мәктәп, башка конкурсларда катнашу һәм җиңү турында мәгълүмат, бүләкләр, яраткан шөгыльләр.

Конкурста катнашу өчен материаллар ТР ДТК инспекциясенә түбәндәге электрон адрес буенча тапшырыла: Elvira.Sharafieva@tatar.ru Белешмәләр өчен телефон: 237-68-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International