2019 елның 4 нче кварталы өчен төзүче оешмалардан хисаплылык тапшыру вакыты озайтылды

2020 елның 27 марты, җомга

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр билгеләнде.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының 26.03.2020 ел, № 11565/в-07 хаты нигезендә, 2019 елның IV кварталы өчен Россия Төзелеш министрлыгының «Төзүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм төзелеш проектын гамәлгә ашыруның якынча графикларын һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен, төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеген үтәү турында хисаплылык формаларын һәм аларны тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында каралган хисаплылыкны кабул итү вакыты 2020 елның 15 апреленә кадәр озайтылды.

Шул ук вакытта 2020 елның I кварталы өчен хисаплылык Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр номерлы боерыгы белән расланган Төзүче оешма тарафыннан хисаплылык тапшыру тәртибенең 5 пунктында билгеләнгән срокларда тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International