2020 елның апрелендә төзүче оешмаларның торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасындагы эш тәртибе турында мәгълүмат

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 6 нчы апрелендә торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (алга таба – бердәм мәгълүмат системасы) операторы тарафыннан наш.дом.рф сайтында 2020 елның апрель аенда төзүче оешмаларның бердәм мәгълүмат системасында эшләү тәртибе турында яңалык (сылтама: https://наш.дом.рф/press/news/2020/04/порядок-работы-застройщиков-в-еисжс-в-апреле-2020-года)  бастырылган, аның нигезендә:

- 2020 елның март нәтиҗәләре буенча, үсә барган нәтиҗәләре белән, төзелештә өлешле катнашу буенча төзелгән килешүләр турындагы мәгълүмат өлешендә проект декларациясен актуальләштерү – 10 нчы апрельгә кадәр;

- 2019 елның IV кварталы өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Төзүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортлар һәм күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм шартнамәләр буенча үз йөкләмәләрен, төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеген гамәлгә ашыруның якынча графикларын үтәү турында  хисаплылык формасын һәм контрольдә тотучы органга тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында (алга таба – Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгы) каралган хисаплылыкны, шул исәптән 2019 ел өчен еллык бухгалтерия (финанс) хисаплылыгын тапшыру – 15 нче апрельгә кадәр;

- агымдагы елның финанс нәтиҗәләре, соңгы хисап датасы – 2019 елның IV кварталы өчен кредитор һәм дебитор бурыч күләмнәре турындагы мәгълүмат өлешендә проект декларациясен актуальләштерү – 15 нче апрельгә кадәр, 2020 елның I кварталы өчен – 30 нчы апрельгә кадәр;

- төзүче оешманың шәхси акча күләме һәм финанс тотрыклылыгы нормативларын үтәве турындагы белешмәне урнаштыру – 2019 елның IV кварталы өчен – 15 нче апрельгә кадәр, 2020 елның I кварталы өчен – 30 нчы апрельгә кадәр;

- Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында каралган 2020 елның I кварталы өчен хисаплылыкны, шул исәптән 2020 елның I кварталы өчен арадаш бухгалтерия (финанс) хисаплылыгын тапшыру – 30 нчы апрельгә кадәр;

- 2020 елның апрель ае өчен төзелеш барышы турындагы фотоларны урнаштыру 30 нчы апрельгә кадәр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International