Казанда түбәсендә парк булган торак комплексы төзелгән. Объект проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Күпфатирлы йорт Новаторлар урамында урнашкан. Проект буенча торак комплексы түбәсендә парк белән күзәтү мәйданчыгы каралган. Халыкның саф һавада ял итү, йорт территориясен ташлап китмичә генә панорамалы күренеш белән хозурлану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Алабугада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 105 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Ярашлылык бәяләмәсе объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 105 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын алачак һәм өй туен билгеләп үтәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йорттагы 26 фатир ятим балалар өчен каралган.
Биш катлы торак йортның №2-22-6 позицияләре Алабуга шәһәренең Танайка микрорайонында урнашкан. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы булдырылган.
7 ел эчендә түрәләрдән 34 млрд. сумлык законсыз милек алынган. Мондый саннарны Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов җиткергән. Түрә яки аның гаилә әгъзалары ел дәвамында милек яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алуга өч ел эчендә җыелма керемнән артып киткән сумманы тотса, прокуратура законсыз рәвештә булдырылган милекне дәүләт файдасына юнәлдерү турында дәгъва бирергә хокуклы.
Бу хакта тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2590851.pdf сылтамасы буенча коррупциягә каршы бюллетеньнең яңа чыгарылышында укырга мөмкин.
Урта Комар авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы белән күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект документациясе нигезендә, башлангыч мәктәп 14 урынга исәпләнгән. Бинада ике уку сыйныфы, укытучылар бүлмәсе, гардероблы вестибюль, санузеллар каралган.
Балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен, йокы, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкасы бар. Урамда нәниләр өчен уен мәйданчыгы булдырылган.
Яңа үзәк төзелеше республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылган. Объект Нагорная урамы, 6 б йорты буенча республиканың Кукмара районы Урта Комар авылы үзәгендә урнашкан.
12 ноябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Совет районындагы Нокса авышлыгы урамы буенча төзелгән (үзгәртеп корылган) «14-16 катлы 4-секцияле 190 фатирлы торак булмаган биналар кертеп төзелгән торак йорт (поз.2). Икенче чираты – секция №2 (60 фатир) һәм Беренче чираты – секция №3, №4 (130 фатир)» капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Исегезгә төшерәбез, йорт өлешле төзү буенча проблемалы объект булып санала иде, аны төзү 2015 елда туктатылган булган. 2019 елда төзү-монтаж эшләре яңадан торгызылган. Тикшерү барышында инспекторлар тарафыннан, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы буенча да, закон бозу очраклары ачыкланган иде. Йортта төтен суырту системасы юк иде. Төзүче оешма тарафыннан җитешсезлекләр бетерелгән – хәзер бина заманча таләпләргә туры килә. Объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Димәк, тиздән 190 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак.
Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары составы Казанның Идел буе районындагы Рауис Гәрәев урамындаың «Палитра» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән «Перспектива» балалар бакчасы төзелеше тәмамлануы турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәрә башлады. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Комплекслы тикшерү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан, расланган проект документациясе буенча, мәктәпкәчә учреждениегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.
Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 кв. метр, ул типик проект буенча төзелгән. Балалар бакчасы шул ук торак комплекста урнашкан 186 номерлы күппрофильле лицейның профильле учреждениесе булыр дип планлаштырыла. Проект буенча ике катлы бинада уен, йокы, буфет, санузел, музыка һәм спорт заллары булган 12 төркем ячейкасы урнаштырылган.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүендә мәнфәгатьле. Бүген, 2020 елның 12 ноябрендә, Инспекциядә Татарстан Республикасы буенча территориаль органнар хезмәткәрләрен дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвенә аттестацияләү узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, чара онлайн режимда узды.
11 ноябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, Төньяк-Көнбатыш территориаль орган хезмәткәрләре белән берлектә, Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында социаль әһәмияткә ия объектларны тикшерде.
Ведомство җитәкчесе «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Сосновая урамы буенча урнашкан поликлиника төзү мәйданчыгын карап чыкты. Заманча өч катлы бинада 10 юнәлеш буенча табиб кабинетлары, процедура бүлмәләре, анализ тапшыру һәм аларны тикшерү бүлмәләре, килүчеләр өчен уңайлы көтү зоналары, регистратура урнашачак.
Бүгенге көндә объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган, медицина учреждениесе югары әзерлек дәрәҗәсендә, ахыргы тикшерү бара.
Лаешта В.А. Кудряшов ясалма бозлы ябык шугалакта барган төзелеш эшләре белән танышты. Бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә: бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны монтажлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Проект нигезендә, боз сараенда хоккей, фигуралы шуу, массакүләм шуу дәресләре үткәреләчәк. Бинада шулай ук душ бүлмәләре, тимераяклы прокат ботинкаларын саклау, бирү һәм киптерү, төшке аш залы булган кафетерия, санузеллар каралган.
Киләсе этапта, тикшерү кисәтүләрсез узган очракта, объектларга проект документларының ярашлылыгы турында Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән бәяләмә биреләчәк.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сүзләренә караганда, республикада социаль һәм спорт инфраструктурасы объектларының сыйфатына аерым игътибар бирелә.
10 ноябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелә торган 3-6 нчы йортта, урынга чыгып, ахыргы тикшерү үткәрде. Алар төзелеш эшләренең үтәлешен проект документларына туры килү-килмәүгә карата тикшерде.
Бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. 17 катлы йортта 340 фатир булачак. Территориядә балалар мәйданчыклары каралган. Бинаны берьюлы берничә юнәлеш буенча тикшерделәр: төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер челтәрләрен монтажлау (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация), санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы. Шул исәптән бизәкләү эшләренең дә сыйфаты каралды. Исегезгә төшерәбез, социаль ипотека буенча йортлар чиста бизәкләү эшләре белән тапшырыла.
Ахыргы тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмады, бина проект документлары таләпләренә туры килә. Закон нигезендә, 10 эш көне эчендә йортка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 340 гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сүзләренә караганда, торак һәм социаль объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә.
Бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары 1014 капиталь төзелеш объектын, төзелеш мәйданнарында эшчеләр тарафыннан маскалы режим үтәлешен тикшерде. 30 административ штраф салынды һәм 6 эш хәзерге вакытта судка тапшырылды.
Төзүче оешмаларны тикшерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында үткәрелә. Битлекләр булмаганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзи.
Ведомствода искәртеп узуларынча, физик затлар өчен хокук бозу кисәтү яисә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф белән чикләнергә мөмкин.
«Безнең инспекторлар хокук бозуларны фотога төшерә һәм административ чаралар күрә. Төзүче оешмалардан төзелеш мәйданнарында коронавирусны профилактикалау чараларына җаваплырак карауларын сорыйм. Хокук бозучылар штрафка тартылачак, чөнки, беренче чиратта, Татарстан халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында сүз бара», – дип ассызыклады Василий Кудряшов.