ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән «Перспектива» балалар бакчасын комплекслы тикшерә башлады

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары составы Казанның Идел буе районындагы Рауис Гәрәев урамындаың «Палитра» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән «Перспектива» балалар бакчасы төзелеше тәмамлануы турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәрә башлады. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.

Комплекслы тикшерү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан, расланган проект документациясе буенча, мәктәпкәчә учреждениегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.

Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 кв. метр, ул типик проект буенча төзелгән. Балалар бакчасы шул ук торак комплекста урнашкан 186 номерлы күппрофильле лицейның профильле учреждениесе булыр дип планлаштырыла. Проект буенча ике катлы бинада уен, йокы, буфет, санузел, музыка һәм спорт заллары булган 12 төркем ячейкасы урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International