Казанның «Молодежный» торак комплексының алданган өлешчеләре өй туен уздырачак

2020 елның 13 ноябре, җомга

12 ноябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Совет районындагы Нокса авышлыгы урамы буенча төзелгән (үзгәртеп корылган) «14-16 катлы 4-секцияле 190 фатирлы торак булмаган биналар кертеп төзелгән торак йорт (поз.2). Икенче чираты – секция №2 (60 фатир) һәм Беренче чираты – секция №3, №4 (130 фатир)» капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Исегезгә төшерәбез, йорт өлешле төзү буенча проблемалы объект булып санала иде, аны төзү 2015 елда туктатылган булган. 2019 елда төзү-монтаж эшләре яңадан торгызылган. Тикшерү барышында инспекторлар тарафыннан, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы буенча да, закон бозу очраклары ачыкланган иде. Йортта төтен суырту системасы юк иде. Төзүче оешма тарафыннан җитешсезлекләр бетерелгән – хәзер бина заманча таләпләргә туры килә. Объектка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Димәк, тиздән 190 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International