ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе яңа поликлиниканы һәм боз сараен карап чыкты

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, Төньяк-Көнбатыш территориаль орган хезмәткәрләре белән берлектә, Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында социаль әһәмияткә ия объектларны тикшерде. 

Ведомство җитәкчесе «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Сосновая урамы буенча урнашкан поликлиника төзү мәйданчыгын карап чыкты. Заманча өч катлы бинада 10 юнәлеш буенча табиб кабинетлары, процедура бүлмәләре, анализ тапшыру һәм аларны тикшерү бүлмәләре, килүчеләр өчен уңайлы көтү зоналары, регистратура урнашачак.

Бүгенге көндә объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган, медицина учреждениесе югары әзерлек дәрәҗәсендә, ахыргы тикшерү бара.

Лаешта В.А. Кудряшов ясалма бозлы ябык шугалакта барган төзелеш эшләре белән танышты. Бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә: бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны монтажлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Проект нигезендә, боз сараенда хоккей, фигуралы шуу, массакүләм шуу дәресләре үткәреләчәк. Бинада шулай ук душ бүлмәләре, тимераяклы прокат ботинкаларын саклау, бирү һәм киптерү, төшке аш залы булган кафетерия, санузеллар каралган. 

Киләсе этапта, тикшерү кисәтүләрсез узган очракта, объектларга проект документларының ярашлылыгы турында Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән бәяләмә биреләчәк.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сүзләренә караганда, республикада социаль һәм спорт инфраструктурасы объектларының сыйфатына аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International