ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген «Салават күпере» микрорайонында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән «Керпе» («Ежик») яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Заманча балалар бакчасы торак комплексының икенче кварталында урнашкан. Ул 260 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.

Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Территориядә кече архитектура формалары белән уен һәм спорт мәйданчыклары корылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.

 

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында республиканың дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез. «ТАССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе тарихы» рубрикасында 1944 ел өчен Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе нигезләмәсен өйрәнәбез. Архив документында дәүләт төзелеш күзәтчелеген оештыру тәртибе, аның предметы һәм бурычлары билгеләнгән. 

Инспекция нигезләмәсе буенча шәһәрдәге төзелешләрнең сыйфатын контрольдә тоту, иң мөһим биналар һәм корылмалар, хосусый торак төзелеше, сәнәгать объектларының фасадларының архитектур бизәкләнешенә күзәтчелек итү, шулай ук шәһәр магистральләрен һәм юлларны тикшерү хокукы бирелә.

Моннан тыш, ТАССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе төзелешкә рөхсәт бирә башлый, төзүче оешмада расланган техник документлар булуын контрольдә тота, эшләрнең расланган төзелеш проекты белән туры килүен тикшерә, төзелеш кагыйдәләре һәм нормалары үтәлешен, төзелеш материалларының һәм эшләнмәләрнең сыйфатын күзәтеп тора.

Объектны төзеп бетергәннән соң, Инспекция төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырыла торган торак һәм граждан биналарын кабул итү комиссиясен билгели һәм әлеге комиссияләр эшенә җитәкчелек итә.

Авария куркынычы янаган очракта, Инспекция төзелешне кичекмәстән туктатып торырга, төзелеш эшләрен башкарырга хокукы булмаган затларны эштән читләштерергә, тиешле органнар каршында законнарны бозуда гаепле затларны җәлеп итү турындагы мәсьәләне күтәрергә, кирәк булганда төзелеш материалларына экспертиза үткәрүне таләп итәргә хокуклы була.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.

Утырышта объектларга техник тикшерү үткәрү тәртибе, кисәтүләрне бетерү буенча документар тикшерүләр үткәрү, тикшерүләр үткәргәндә санитария-эпидемиология нормалары үтәлеше (битлекләр, перчаткалар, социаль аралык) турындагы мәсьәлә каралды.

Моннан тыш, Василий Кудряшов Инспекциядә кадрлар үзгәреше турында да хәбәр итте. Өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы итеп Данил Сергеев билгеләнде. Элегрәк ул ведомствоның дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе булып эшләгән. 

Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Фәнзил Ризванов Мәскәүгә чакыру буенча Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча федераль фондка күчкән. Хәзер ул төбәк үсешенә кураторлык итәчәк.

Республиканың Арча муниципаль районында педагогика көллиятенең тулай торагы реконструкцияләп бетерелгән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентларны яшәтер өчен билгеләнгән объектка проект документларының туры килүе турында уңай бәяләмә бирде. Бина заманча таләпләргә туры килә.

Проект нигезендә, «Арча педагогика көллияте» автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 нче номерлы тулай торагында булган ике катлы бинага чарлак каты өстәп куйганнар, шулай ук өч катлы янкорма да төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 3482,6 кв. метр тәшкил итә.

Яңа бина ачылганнан соң, педагогика көллияте чит шәһәрләрдән килгән 158 студентка яшәү урыннары бирә алачак. Элегрәк биредә 96 кеше урнашкан булган.

Уңайлы торак бүлмәләре 14-18 яшьлек 2-3 студент яшәү өчен исәпләнгән. Катта яңа бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре җиһазландырылган. Шулай ук тәрбияче бүлмәсе, шәфкать туташы кабинеты, процедура бүлмәсе, авыруны хастаханәгә озатканчы вакытлыча изоляцияләү өчен билгеләнгән бер ятаклы палата каралган.   

Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән укырга килүче, киләчәктә башлангыч сыйныф укытучылары булырга теләгән студентларга белем бирә. Элегрәк студентлар акча түләп, фатирда яшәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә тулай торакта яшәү өчен өстәмә 62 урын булдыру – мәгариф учреждениесе өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Хәзер студентлар торак белән тәэмин ителәчәк. 


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә берьюлы берничә спорт объектын ачу тантанасында катнашты.

Казанның Чуйков урамында «Искәндәр» футбол-регби манежы тантаналы төстә ачылды. Видеоконференция режимында тагын Танк урамында (Казан ш.) «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа ш.), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны ачылды.

Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук мәртәбәле кунаклар – Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Россия Спорт министры Олег Матыцин «Искәндәр» футбол-регби манежын карап чыктылар. Бу спорт корылмасының футбол өчен зонасы һәм регби уйнау өчен зонасы, тренажер залы, медицина блогы һәм башкалар бар. Төзелеш 2020 елның гыйнварында башланган булган.

Россия Спорт министры Олег Матыцин барлык татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков, бу вакыйгаларның республиканың массакүләм спорт үсешенә системалы мөнәсәбәтен күрсәтә, диде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Безнең Татарстанда ябык түбәле футбол манежлары төзү һәм анда балаларның ел әйләнәсендә уйный алулары турында хыялыбыз бар иде. Төзүчеләргә бик зур рәхмәт, кыска вакытларда объектларны төзеп тапшырдылар».

бүген ачылучы барлык спорт объектлары - Казан шәһәрендәге «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа ш.), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында элемтәгә чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов барлык объектларны да тантаналы төстә ачык дип белдерде.

Яңа «Искәндәр» футбол манежында Рөстәм Миңнеханов яшь футболчылар тупларында автограф калдырды.  

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Республиканың Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 27 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 27 гаилә көтеп алынган фатирлардан ачкычлар алачак.

3 катлы торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв. метр тәшкил итә. Территориядә балалар мәйданчыгы бар, төзекләндерү кысаларында газон урнаштырылган.  Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Торак алу мөмкинлеген тәэмин итү, шул исәптән һәркем алырлык ипотека, социаль программалар һәм эконом-класслы йортлар төзү хисабына да — Татарстан Республикасы Президенты куйган стратегик бурыч.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган объектларны төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

Казанның «Салават күпере» торак комплексының 3 нче кварталында урнашкан 260 урынлы «Тиктормас» («Непоседа») балалар бакчасы төзелеп беткән. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкәчә учреждениегә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырды.

Объект төзелеше «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылган. Балалар бакчасы расланган проект документациясе нигезендә төзелгән. Мәктәпкәчә учреждение Илһам Шакиров урамында урнашкан. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.  

Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Территориядә кече архитектура формалары белән уен һәм спорт мәйданчыклары корылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.

Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 10 ел эчендә 239 яңа балалар бакчасы төзелгән – 37,6 мең бала урын белән тәэмин ителгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Республиканың Буа муниципаль районында универсаль спорт залы төзелеп беткән.  Бүген, 9 сентябрьдә, спорт объекты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының туры килүе турында бәяләмә алды.

Проект нигезендә бинаның беренче катында волейбол, баскетбол һәм мини-футбол дәресләре залы каралган. Икенче катта көрәш һәм бокс залы, тренажер залы җиһазландырылган. Бина укыту-күнекмәләр бирү дәресләре һәм республика дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен билгеләнгән.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә республикада 6 универсаль спорт залы (Буа, Мамадыш, Сарман, Зеленодольск (Осиново авылы), Тукай һәм Кукмара муниципаль районнарында) төзү программасы гамәлгә ашырыла.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, спорт инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау.

Буаның Некрасов урамында урнашкан 260 урынга исәпләнгән «АБВГДейка» балалар бакчасы төзелеп беткән. Бүген, 9 сентябрьдә, мәктәпкәчә учреждение Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алды.

Объект «Демография» илкүләм проекты нигезендә төзелгән. Ул белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә һәм расланган проект документациясе нигезендә төзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Ике катлы бинада уеннар өчен уңайлы бүлмәләр, йокы бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре, буфет һәм бәдрәф булган төркем ячейкалары урнашкан. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медпункт, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы бар.

3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге нәниләр өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү – Татарстан Президентының мәгариф өлкәсендәге программаларының төп казанышларыннан берсе.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында республиканың дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез. Сезнең игътибарыгызга 1945 елгы Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроленең архив документларын тәкъдим итәбез.

Бөек Ватан сугышы еллары тормышның барлык өлкәләре, шул исәптән төзелеш өчен дә катлаулы булган. Гражданнар төзелеше туктатыла. Сугышка кадәр төзелә башлаган объектлар консервацияләнә. Югары әзерлек дәрәҗәсендәге биналар беренчел ихтыяҗларга, шул исәптән госпитальләр итеп кулланыла. Төзелеш буенча барлык чимал базасы һәм эшче көчләр дошман эләктергән территорияләрдән эвакуацияләнгән завод егәрлекләрен урнаштыру өчен яңа корылмалар төзүгә юнәлтелә.1945 елның апрель ае өчен хезмәт язуында РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле башлыгы иптәш П.Володин вакытлыча консервацияләнгән корылмалар турында хисап бирүләрен сорый, объектларның техник торышы начарлануга юл куймаска куша.  Җитәкчелек хатына җавап итеп, РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясенең Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Архитектура эшләре буенча идарәсе башлыгы А.И. Гуричев 1200 урынлы Опера театры, Банк урамындагы 5 катлы торак йорт, Достоевский урамындагы 4 катлы йорт, чукраклар мәктәбе, Чернышевский урамындагы дәүләт университетының уку йорты кебек гражданнар төзелеше объектларында техник тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International