Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылында «Яшьлек» микрорайонында төзелгән 13 һәм 14 номерлы торак йортлар 2020 елның 9 ноябрендә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
13 һәм 14 номерлы торак йортларда 35 һәм 24 фатир урнашкан.Бина янындагы урамда территорияне төзекләндерү буенча эшләр комплексы башкарылган, балалар мәйданчыгы, тротуарлар ясалган, яшелләндерү эшләре башкарылган.
Йортлар проект документларының барлык таләпләренә дә туры килә. Файдалануга тапшырылганнан соң, биредә яшәүчеләр үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге йортлар өлешле төзүнең проблемалы объектлары исемлегенә һәм проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертелгән иде. Йортлар төзелеше 2016 елда туктатылган, аларны башка төзүче оешма төзеп бетергән.
Өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә системалы эш алып барыла.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, өлешле төзелешнең проблемалы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.
Бүген, 5 ноябрьдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Түбән Кама шәһәренең Сөембикә-Тынычлык урамындагы күпфункцияле үзәктә комплекслы сынаулар уздырды. Тикшерү барышында бинаның цоколь катында янгын «чыкты», ул автоматик янгын сүндерү системасы ярдәмендә сүндерелде. Шулай ук тавыш белән хәбәр итү системасы, төтен бетерү системасы, һава басымын көйләгеч җайланма эшли башлады, лифтлар беренче катка төшерелде. Әлеге объект сынау өчен очраклы гына сайланмаган: монда янгынны булдырмау һәм сүндерү өчен монтажланган инженерлык системаларының максималь саны урнашкан. Проект буенча монда тавыш һәм сөйләм хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы булган сигнализация, эчке янгынга каршы суүткәргеч, аварияләрдә яктырту, төтен бетерү системасы, янгын сүндерү системасы каралган. «Сынаулар күпфункцияле үзәктә үткәрелде. Янгынга каршы сынаулар үткәргәндә, объектта барысы да уңышлы эшләде – барлык системалар да 100% дәрәҗәсендә эшли. Тәртип бозулар юк. Барлык системалар да проект буенча башкарылган. Һәр объект өчен әлеге система проектлаучылар тарафыннан индивидуаль эшләнә», - дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Сергей Цыганцов. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе янгынга каршы куркынычсызлык системасы булуын тикшерә һәм федераль закон нигезендә сынаулар үткәрә. Гомуми мәйданы 120 мең кв.метр булган күпфункцияле комплексны быел файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Биредә Татарстанда иң эре сәүдә-күңел ачу үзәге ачарга планлаштыралар.
Фото Түбән Кама Башкарма комитеты матбугат хезмәтеннән бирелде
Хөрмәтле Татарстан халкы, хезмәттәшләр, дуслар! Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! ⠀
Бу бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген, чын ватанпәрвәрлеген, тарих өчен горурлык, гражданлык җаваплылыгын һәм толерантлы булуын символлаштыра. ⠀
Халыклар бердәмлеге көне һәр кешенең нинди милләтнеке, нинди диндә булуына карамастан, Россиянең – безнең зур илебезнең бер өлеше булуын искәртә. Тарих шуны раслады: халык бердәм булганда теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, теләсә нинди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да тынычлык, үзара аңлашу һәм хөрмәт, сәламәтлек, күңел көрлеге һәм Ватан хакына максатларга ирешүдә көч-куәт телибез. Бәйрәм белән!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А.Кудряшов
2 ноябрьдә Инспекциядә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А.Кудряшов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта республика буенча территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды. Ведомство җитәкчесе җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.
Аерым алганда, башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең туры килү-килмәве буенча ахыргы тикшерүләрне үткәрү, «Тикшерүләрнең бердәм реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасында тикшерүләр буенча мәгълүматларны оператив тутыру, проект документларын электрон рәвештә кабул итү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Утырышта шулай ук коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары, төзелеш мәйданнарында күчмә тикшерүләр үткәргәндә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү (битлекләр, перчаткалар, социаль дистанция) турындагы мәсьәләләр дә каралды.
Василий Кудряшов структур бүлекчәләрнең җитәкчеләренә йогышлы авыруның таралуын профилактикалауга юнәлдерелгән чикләү чараларының үтәлешен катгый контрольдә тоту турында искәртте.
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында социаль ипотека буенча 12 номерлы йортны тикшерүгә кереште.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре төзелеш эшләре үтәлешенең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерә, инженерлык системаларын, янгын куркынычсызлыгы буенча автомат системасын сыный, санитар-эпидемиологик нормалардагы таләпләр үтәлешен һәм башкаларны тикшерә.
10 катлы бинаның гомуми мәйданы 8028,7 квадрат метр. Күпкатлы йорт 120 фатирга исәпләнгән. Йорт социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Сынауларны уңышлы үткән очракта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан объектка проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә биреләчәк.
Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча актив рәвештә йортлар төзелә. 2020 елда биредә 360 гаиләгә исәпләнгән өч йорт төзелгән.
2020 елның 9 аенда дәүләт төзелеш күзәтчелеге буенча республика хезмәте проект документларына туры килү-килмәүгә карата 2 685 тикшерү үткәрде. Хәзерге вакытта 1 108 объект ведомство күзәтүендә тора. Чыгарылган күрсәтмәләр саны – 1075, төзелгән беркетмәләр – 1111.
Узган чорда күзәтчелек органы проект документларының туры килүе турында 250 бәяләмә бирде. Алар арасында – 24 мәгариф, 3 сәламәтлек саклау объекты, 16 спорт комплексы, 82 күпфатирлы йорт, 19 юл һәм күпер кичүе, башка төрле 103 объект.
Болар белән берлектә ведомство инспекциясе социаль ипотека республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән 10 йортка ярашлылык турында 10 бәяләмә бирде.
Казанның «Салават Күпере» торак комплексындагы өч йорт, Түбән Камадагы 10 катлы өч йорт, Алабугадагы 81 фатирлы йорт, Нурлаттагы 27 фатирлы йорт, Арчадагы 18 фатирлы йорт, Әлмәттәге ике йорт турында сүз бара.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада әзерлекнең югары дәрәҗәсендә булган тагын дүрт соципотека йортын тикшерә башлады.
«Тикшерүнең максаты – Россия Шәһәр төзелеше кодексы таләпләре үтәлешен билгеләү, шулай ук төзү процессында башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең, төзелеш барышында объектта кулланыла торган материалларның һәм мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документларына туры килүен билгеләү, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның октябре өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2544963.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау авылында балалар бакчасы төзелешенең тәмамлануы турында хәбәр килде. Объект төзелеше республика бюджеты хисабына алып барылган.
Объектта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе үткәреләчәк, аның барышында күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең проект документларына туры килүен тикшерәчәк. Тикшерү барышында автоматик янгын куркынычсызлыгы системасы сыналачак һәм санитар нормалардагы таләпләр үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк.
Балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән. Бинада уен һәм йокы бүлмәләре булган төркем ячейкалары, буфет, шулай ук физкультура һәм музыка залы, азык-төлек блогы бар. Урамда уен мәйданчыгы каралган.
Татарстанда балалар бакчаларында яңа урыннар булдыруга зур игътибар бирелә. 2020 елда 22 яңа мәктәпкәчә учреждение төзелгән. Биектау авылында балалар бакчасын агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика һәм федераль программалар ярдәмендә балалар бакчаларында урыннар җитмәү проблемасын 2022 елга кадәр тулысынча хәл итү планлаштырыла.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1-6 номерлы йортта ахыргы тикшерү эшләренә кереште. Объект социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре төзелеш эшләре үтәлешенең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерә, инженерлык системаларын, янгын куркынычсызлыгы буенча автомат системасын сыный, санитар нормалардагы таләпләр үтәлешен һәм башкаларны тикшерә.
Бинаның гомуми мәйданы 25663,9 кв. метр, 19 катлы торак йорт 302 фатирга исәпләнгән. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Тикшерү уңышлы үткәндә, барлык кисәтүләр бетерелсә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә бирәчәк, бу киләчәктә төзүче оешмага йортны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.
2020 елда «Салават Күпере» торак комплексында республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 850 фатирлы өч торак йорт файдалануга тапшырылган.
2020 елның агымдагы датасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда төзелгән күпфатирлы йортларның проект документлары таләпләренә туры килүе турында 25 ярашлылык бәяләмәсе бирде. Өч яңа йорт «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән. Тапшырылган йортларның гомуми мәйданы – 76470,9 кв. метр, алар 850 фатирга исәпләнгән. Калган биналар – коммерцияле торак.
Татарстан буенча барлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе проект документлары таләпләренә туры килүе турында 245 ярашлылык бәяләмәсе бирде. Алар арасында Казанда – 73, Төньяк-көнчыгыш территориаль органда (Яр Чаллы) – 45, Көнчыгыш территориаль органда (Түбән Кама) – 23, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органда (Әлмәт) – 14, Төньяк-Көнбатыш территориаль органда (Лаеш) – 45, Көнбатыш территориаль органда (Зеленодольск) – 18, Кама аръягы территориаль органында (Чистай) – 12. Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен күзәтү буенча территориаль органда – 15.
Узган чорда республикада 80 күпфатирлы йорт тапшырылган, шуларның 10сы – соципотека йортлары. Шулай ук 3 сәламәтлек саклау объекты, 24 мәгариф объекты, 16 спорт комплексы, 19 юл һәм күпер кичүе, берничә җитештерү объекты, 103 башка төрле объект файдалануга тапшырылган