Урта Комар авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы белән күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект документациясе нигезендә, башлангыч мәктәп 14 урынга исәпләнгән. Бинада ике уку сыйныфы, укытучылар бүлмәсе, гардероблы вестибюль, санузеллар каралган.
Балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен, йокы, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкасы бар. Урамда нәниләр өчен уен мәйданчыгы булдырылган.
Яңа үзәк төзелеше республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылган. Объект Нагорная урамы, 6 б йорты буенча республиканың Кукмара районы Урта Комар авылы үзәгендә урнашкан.