ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелештә COVID-19 профилактикасы таләпләре үтәлеше буенча 1000 артык объектны тикшерде

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары 1014 капиталь төзелеш объектын, төзелеш мәйданнарында эшчеләр тарафыннан маскалы режим үтәлешен тикшерде. 30 административ штраф салынды һәм 6 эш хәзерге вакытта судка тапшырылды. 

Төзүче оешмаларны тикшерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында үткәрелә. Битлекләр булмаганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзи.

Ведомствода искәртеп узуларынча, физик затлар өчен хокук бозу кисәтү яисә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф белән чикләнергә мөмкин.

«Безнең инспекторлар хокук бозуларны фотога төшерә һәм административ чаралар күрә. Төзүче оешмалардан төзелеш мәйданнарында коронавирусны профилактикалау чараларына җаваплырак карауларын сорыйм. Хокук бозучылар штрафка тартылачак, чөнки, беренче чиратта, Татарстан халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында сүз бара», – дип ассызыклады Василий Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International