Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында төзелгән күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Иҗтимагый мәдәни үзәк Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларына туры килүе турында уңай бәяләмә алды. Бина заманча төзелеш нормаларына туры килә. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Бина шәһәр үзәгендә урнашкан. Аның диварларын перфорацияләнгән асылмалы фасад бизи, ул төбәкнең геологиясе– Әлмәттә нефть катламнарының эзлеклелеген стильләштерү турында искәртеп тора.
Проект буенча биш катлы бинада мәгълүмати-күргәзмә пространствосы, интерактив фәнни-техник үзәк, өстәмә белем бирү үзәге, лингвистика үзәге, концертлар, кино күрсәтү, конференцияләр һәм төрле чаралар өчен күпфункцияле зал каралган.
Күпфункцияле комплексны төзүче – «Татнефть».
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә төзелә торган иҗтимагый үзәктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып киткәг иде, әмма комплексны рәсми ачу тантанасы булмаган әле. Күпфункцияле үзәк якын арада ишекләрен ачачак.