Кичә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 120 фатирлы торак йортның проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
10 катлы йортта бинаның гомуми мәйданы 6500 кв. метр тәшкил итә. Торак бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм ятим балалар өчен билгеләнгән. Бина файдалануга тапшырылды, Түбән Камалылар күптән көтелгән өй туйларын билгеләп үтте.