ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкиле Татарстан прокуратурасында узган семинар дәресендә чыгыш ясады

2020 елның 27 ноябре, җомга

Бүген, 27 ноябрьдә, ТР прокуратурасында узган семинар киңәшмәсендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Данил Сергеев республикада өлешле төзелеш өлкәсендә контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Казанда узган чарада шәһәр һәм район прокурорлары, шулай ук республиканың контрольлек итүче органнары вәкилләре катнашты. Фикер алышу предметы булып өлешле төзелеш өлкәсендә федераль законнарны үтәү, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ведомствоара хезмәттәшлек итү торды. 

Данил Сергеев өлешле төзелеш өлкәсендә җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлешен тикшереп тору нечкәлекләре турында сөйләде.

Семинарда шулай ук коронавирус пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган чорда прокуратура һәм контрольлек итүче органнарның үзара хезмәттәшлеге һәм төзүчеләргә карата тикшерүләрне кыскарту мәсьәләләре дә каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International