ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районында Монашево авылында төзелгән Возжайка елгасы аша салынган күпергә ахыргы тикшерүне уздырды. Иске күпер канәгатьләндерерлек хәлдә булмаган, аны сүткәннәр. Аның урынында 24 метр озынлыктагы яңа тимер-бетон кичү төзелгән.
Бүгенге көндә автомобиль юлында төзелеш эшләре тәмамланган, конструкцияләрнең ныклыгы буенча тикшерү үткәрелгән. Күперне исәпкә алып, автомобиль юлының озынлыгы – 130 метр, ике хәрәкәт полосасы бар.
Күперне төзекләндерү вакытында элемтә системаларын үзгәртеп кору, машиналар йөрү өлешен ясау һәм тротуарлар урнаштыру эшләре башкарылган, күпер кичүенең локаль чистарту корылмалары монтажланган, шулай ук юл билгеләре алыштырылган, тамга куелган.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе (ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе) Менделеевск районында күпер корылмасы һәм автомобиль юлы буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырды. Тикшерү барышында киләсе этап – ярашлылык турында бәяләмә бирү. Ярашлылык турында бәяләмә объектның проект документларына туры килүен раслый.