«Салават күпере» торак комплексында 340 фатирлы 3-6 номерлы йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кичә Казанның «Салават күпере» торак комплексында урнашкан 3-6 номерлы яңа торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Объект ярашлылык турында бәяләмә алды. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 340 гаиләгә көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 17 катлы бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. Ул комплексның 3 нче кварталында Нурихан Фәттахов урамында урнашкан.  Йорт территориясе төзекләндерелгән – балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International