Агымдагы елда Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары төзелеш мәйданчыкларында меңнән артык капиталь төзелеш объектын маска режимы үтәлеше буенча тикшергән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
«Битлекләр булмаганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзи. 39 административ штраф салынды, хәзерге вакытта алты эш судка тапшырылды», – дип сөйләде ул.
«Төзүче оешмаларны тикшерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында үткәрелә», – дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә төзүче оешмаларга карата тикшерүләр чикләнгән чаралар гамәлдә булган чорда кыскартылган иде. Күчмә тикшерүләрнең бер өлешен документар тикшерүләргә алыштырылды.