Казанның Чистай районында озак төзелгән йортта ТР ДТК инспекциясе тарафыннан соңгы тикшерү уздырыла

2021 елның 9 июле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Чистай урамындагы 71Б номерлы торак йортта соңгы тикшерү эшләрен дәвам итә.  

Проблемалы йорт 2012 елда төзелә башлаган, аннары туктатылган һәм 2020 елда янә торгызылган. Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Элегрәк объектны төзүче оешма күпләр өчен билгеле булган «Свей» фирмасы ҖЧҖ булган, ул аны төзелешкә бирелгән рөхсәткә каршы килеп төзи башлаган. Йортта 10 өстәмә кат һәм 1 подъезд төзелгән. Төзелешкә ялган документлар нигезендә өлешчеләргә фатирлар сатылган.

Хәзерге вакытта йортта 9 кат бар, беренче катында торак булмаган бүлмәләр, 5 подъезд, 140 фатир урнашкан. Төзү-монтажлау эшләрен «Садака» ҖЧҖ башкара.

«2021 елга Татарстан Республикасында гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 124 өлешченең хокуклары торгызылачак һәм алар Чистай урамында бик озак төзелгән яңа йорттан үз фатирларына күченәчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең капиталь төзелеш объектына карата ахыргы тикшерүе тәмамлангач, проект документлары таләпләрен бозу очраклары ачыкланмаса, ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

Казан шәһәренең Чистай урамы буенча 71Б номерлы торак йорт төзелешендәге этаплар турында фотолар түбәндәгеләрдән алынды:

- ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте;

- Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының матбугат хезмәте;

-  «Домофото» архитектура фотобазасы: https://domofoto.ru/object/3661/

https://gsn.tatarstan.ru/photo.htm/photoreport/7465419.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International