16 июльдә ТЯГ каналының кичке яңалыклар сюжетында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары катнашты. Республика телеканалы хәбәрчеләре Зеленодольскта тимер юл аша үткәргечтә уздырылган актыккы тикшерүне төшереп киттеләр.
Хәзерге вакытта Озерная һәм Новостроительная урамнарында урнашкан әлеге юлүткәргечне реконструкцияләү эшләре төгәлләнеп килә. Ул шәһәрдәге сәнәгать зонасының ике өлешен тоташтыра. Төзелеш белән «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ шөгыльләнә. Объектны тапшыру срогы – 2021 елның июле.
Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ягыннан кисәтүләр булмаса, проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
https://www.youtube.com/watch?v=hAz4palwT4s