Илкүләм социаль-икътисадый сәясәтнең барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыру, шул исәптән РФ Президенты В.В. Путин тарафыннан 2021 елның 30 июнендә «Туры линия» барышында билгеләнгән РФ субъектларында халыкны вакцинацияләү зарурлыгына бәйле мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекнең киң даирәләрен һәм федераль дәүләт хакимияте органнарын мәгълүмат белән тәэмин итү бурычын истә тотып, «Новости России» агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы (2007 елның 12 апрелендә Россия Мәгариф министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Сәнәгать министрлыгы һәм Росстат тарафыннан гамәлгә куелган, теркәлү турында таныклык ПИ №ФС77-27975) редакциясе https://regioninformburo.ru/ порталында РФ субъектларының «Милләтне вакцинацияләү – дәүләтнең көче!» җыелма күзәтүен формалаштыра https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-subektov-rf-vakczinacziya-naczii-sila-gosudarstva/
Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты булып хөкүмәткә карата җәмәгатьчелекнең ышаныч дәрәҗәсен арттыру өлешендә РФ субъектлары оешмалары һәм предприятиеләре белән дәүләт-шәхси һәм социаль партнерлыкны киңәйтү өчен региональ һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтүдән гыйбарәт.
Текстның тулы версиясе ТР ДТК инспекциясе сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә урнаштырылган: https://gsn.tatarstan.ru/vaktsinatsiya-natsii-sila-gosudarstva.htm