«Тургай» балалар бакчасына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2021 елның 17 августы, сишәмбе

17 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, Норма авылы, Казан урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан «Тургай» балалар бакчасына капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Төзүче оешма – Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Генераль подрядчы – «Болгарстройкомплект» ҖЧҖ.

Объект төзелеше 2020 елның апрелендә башланган иде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе 2021 елның августының беренче яртысында узды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 урынга исәпләнгән. Биредә дәресләр һәм бәйрәм чаралары үткәрү өчен музыка залы, спорт залы, уен зонасы, йокы бүлмәсе бар. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International