Яр Чаллы. ТР ДТК инспекциясе яңа полилингваль комплексында актыккы тикшерү эшенә кереште

2021 елның 17 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Төзелеш эшләрен «Грань» ҖЧҖ компаниясе алып бара. 

Бу – «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплекслар челтәренә керә торган тагын бер яңа объект. Ул 59 нчы гимназия статусын алган.

Чаллы полилингваль комплексының гомуми мәйданы – 4 га. Биредә уку һәм балаларның физик үсеше өчен барлык шартлар да бар: «акыллы» техника белән җиһазландырылган сыйныфлар, китапханә, ашханә, 560 урынга исәпләнгән актлар залы. Беренче катта ике чынаяклы бассейн урнашкан.

Гимназия территориясен, проект нигезендә, кече архитектура формалары һәм яшел үсентеләр белән төзекләндерәчәкләр. Моннан тыш, анда өч спорт мәйданчыгы һәм 50 урынга исәпләнгән велопарковка урнашачак. Мәгариф учреждениесе территориясенә керү КПП аша башкарылачак:  турникетлар урнаштырылган инде.

2022 елга Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында барлыгы шундый алты комплекс эшли башлар, дип планлаштырыла. Казан (анда ике комплекс эшләячәк), Алабуга һәм Яр Чаллыдан тыш, алар Әлмәттә, Түбән Камада ачылачак. 

ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланган проектның максаты – балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү үзәге моделен булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International