Түбән Камада «Манзара» сәүдә-күңел ачу үзәгендә актыккы тикшерү уздырыла

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Түбән Каманың «Гаилә» шәһәр паркы янында урнашкан «Манзара» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе актыккы тикшерүне уздыра.

«Манзара» татар теленнән тәрҗемә иткәндә «панорама» дигәнне аңлата. Шул ук паркта урнашкан яңа күзәтү боҗрасы да шундый ук исем йөртә.

11 мең кв. метрдан артык мәйданлы (11178,60 кв. м) ике катлы объект төзелеше 2020 елның августында башланган. Аны төзүче – «Созвездие» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «Гарант проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ресурс» ТК ҖЧҖ.

Биредә балалар өчен тематик парк, спорт-ял итү үзәге, фуд-корт һәм зур рекреация зонасын ачарга планлаштыралар. Моннан тыш, яңа үзәк өчен 330 машина урынына парковка булдыру да каралган.

Якын-тирә территория 5 мең кв.метр чамасы төзекләндереләчәк. Аны ландшафт дизайны, уңайлы «яшел» атмосфераны агачлар һәм куаклар, сукмаклар, юллар, эскәмияләр һәм балалар өчен уен мәйданчыклары бизәячәк.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International