Исәпкә алуда катнашу буенча Дәүләт хезмәтләре порталыннан киңәш

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынырга мөмкин. Моның өчен стандарт яки расланган исәпкә алу язуы кирәк.

Сез 2021 елның 8 ноябренә кадәр исәпкә алу кәгазендәге җавапларны үзгәртә аласыз.

Юлланган исәпкә алу кәгазенә җавап итеп QR-код белән раслама алачаксыз. Ул электрон почтага яки Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы шәхси кабинетыгызга киләчәк.

• QR-код ни өчен кирәк?

QR-код – исәпкә алуда катнашуыгызны раслый торган, исәпкә алу буенча һәр кәгазьнең уникаль штрих коды. Ул сезнең йорт хуҗалыгында исәпкә алынган һәркем өчен санлы кодлардан тора.

Исәпкә алучының мобиль җайланмасына да шундый ук QR-код җибәрелә. Исәпкә алучы килгән вакытта планшет, смартфон экраны яки бастырып чыгарылган рәвештә күрсәтегез. QR-код урынына исәпкә алучы затка саннар кодының сызылган цифрларын әйтергә мөмкин. Ул QR-код белән раслама өлешендә бар.

Сезгә исәпкә алу кәгазьләрендәге белешмәләрне үзгәртергә кирәк булса, исәпкә алучы заттан аның мобиль җайланмасына яңа мәгълүмат кертү турында сорагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International