Лаеш районында яңа торак йортта актыккы тикшерү уза

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Лаеш муниципаль районы, Атабай авыл җирлеге, Атабай авылы, Комсомол урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортка актыккы тикшерү үткәрә.

Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Тышкы инженерлык челтәрләре булган дүрт катлы йортта – 12 фатир. Аның гомуми мәйданы – 615,40 кв. метр.

Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Проектлаучы – «АртТехПроект» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Хәзерге вакытта эчке бизәкләү һәм электр белән тәэмин итүнең эчке челтәрләре буенча эшләр тәмамланган. Территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International