Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күчмә тикшерү уздыра башлады. Монда Биектау авыл җирлегендә, Эстачи авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан катнаш төрдәге «Шаян» балалар бакчасы инспекцияләнә.
Тикшерү нигезе – мәктәпкәчә учреждение төзелешен тәмамлау турында алынган хәбәр.
Яңа балалар бакчасы 2021 елның апрелендә төзелә башланган. Аның бинасы ике катлы һәм 220 урынга исәпләнгән. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 3525,40 кв. метр.
Сентябрь ахырыннан бирле биредә бизәкләү эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта бөтен территория төзекләндерелгән, уен мәйданчыклары бар.
Учреждениедә берничә төркем: гомуми үсеш, компенсацияләү һәм савыктыру төркемнәре булачак. Моннан тыш, бер логопедик төркеме дә ачылачак.
Төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Строительно-Монтажное Предприятие-3000» ҖЧҖ.
«Шаян» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Актыккы тикшерү тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.