Баулыда техник катлы һәм тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа дүрт катлы йортта актыккы тикшерү эшләре бара.
Объект Татарстан Республикасы, Баулы муниципаль районы, Баулы ш., Гоголь ур., 7 йорт адресы буенча урнашкан. Анда 1602,70 кв. метр мәйданлы 32 фатир бар.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирәчәк.