Россия империясе чорында коррупция күренешләре

2021 елның 3 декабре, җомга

♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ

Пётр I патшалыгында коррупциянең дәүләт өчен явызлык булуын, ил бюджетын какшатуын һәм җәмгыятьне таркатуын аңлый торган булганнар. Пётр I дәүләттә коррупциягә каршы көрәш системасын төзергә тырышып карый. 1715 елдан түрәләр өчен теркәлгән хезмәт хакы билгеләнә, ә теләсә нинди рәвештә ришвәт алу инде җинаять дип таныла башлый. Пётр I ришвәтчелеккә каршы актив көрәш алып бара. Һәм закон бу чорда, вазыйфаи затлардан тыш, коррупция субъектларына арадашчыларны, булышчыларны, ымсындыручы затларны һәм җинаять турында әйтмәгән затларны да кертә башлый. Ришвәтчелек өчен таяклар белән бик каты кыйнаганнар, тамга салганнар, сөргенлеккә сөргәннәр. Аеруча явыз затларны күрсәтеп җәзалаганнар.

Әби Патша Елизавета Петровна да казна каракларын һәм ришвәтчеләрне эзәрлекли, ришвәтчелеккә каршы көрәшкә юнәлдерелгән 200 якын фәрман чыгара. Ләкин түбән дәрәҗәдәге түрәләргә хезмәт хакын түләүне гамәлдән чыгаргач,  алар шунда ук моны «чит җирдән» тулыландырырга керә, шулай итеп патшабикәнең бар тырышлыгы юкка чыга.

Екатерина II идарә башлагач та, түрәләрнең вазыйфаларыннан явызларча файдалануын күреп, әлеге хәлне үзгәртеп маташа. Ул дәүләт хезмәтендә булган түрәләргә теркәлгән суммалар түләү турында фәрман чыгара. Әмма зур күләмле матди кызыксындыру чарасы да проблеманы ахырына кадәр хәл итә алмаган.

Павел I вакытында вәзгыять начарлана гына, чөнки түрәләргә хезмәт хакы түли торган кәгазь акчаларның (ассигнацияләрнең) хакы кими башлый. Павел Петрович бик кыска вакыт эчендә дисциплина булдыра һәм коррупциядә шикләнеп, 20 меңгә якын түрәне һәм офицерны дәүләт хезмәтеннән куа. Дворяннар өчен яңадан таяк җәзасы кертелә. Күп урлашу куркыныч була башлый, ләкин шулай да ул казна талау күренешләрен тулысынча бетерә алмыйлар. Ул вакытта идарә иткән барча класс түрәләре гомуми караклык, ялкаулык һәм дисциплина булмавын күрсәтә. Күп кенә тарихчылар фикеренчә, патша нәкъ менә коррупция белән кирәгеннән артык көрәшүе аркасында дворяннар арасында үзенә карата бик күп дошманнар булдырган һәм, ахыр чиктә, үтерелгән.

Николай I, тәхеткә менеп, үзенең эчке сәясәтенең төп бурычы итеп коррупцияне җиңү, дип игълан итә. Кануннар җыелмасы эшләнә, анда җәза бирелергә тиешле ришвәт төрләре тасвирлана: дәүләт йөкләмәләре рәвешендә законга каршы түләү алулар; акчалата һәм әйберләтә алу; башкарма һәм суд эшләре буенча үтенүчеләрдән ришвәтләр алу.

Александр II дәүләт хезмәткәрләренең мөлкәтен декларацияләү практикасын кертә. 1866 елда «Җинаять һәм төзәтү җәзасы турында нигезләмәләр»нең яңа редакциясе чыга. Анда ришвәтләр һәм алар өчен каралган җәзалар турындагы маддәләргә аныкланган аңлатмалар һәм шәрехләр бирелә.

Соңгы Россия патшасы Николай II патшалык иткән чорда яңа Җинаять нигезләмәсе булдырыла. Ул «ришвәтчелек» һәм «ришвәт алу» төшенчәләрен билгели. Шуңа да карамастан, илдә коррупция барыбер зур масштабларга кадәр үсеш ала.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:

1. Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел;

2. Россиядә коррупциягә каршы көрәш тарихы. О.В. Сыромясов, «Законовест», 2018 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International