Билгесез солдат көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн Россия өчен яшь бәйрәм. 2021 елда аны 8 нче тапкыр билгеләп үтәләр.
Ул «Россиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында» 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы федераль законның 1-1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 4 ноябрендәге 340-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән гамәлгә куела.
Россиягә бик күп хәрби хәрәкәтләр кичерергә туры килде. Миллионлаган солдат шушы канкойгыч сугышларда туган җирендә генә түгел, ә аның чикләреннән еракта да һәлак булып, ятып калганнар. Без күмгәннәрне искә алабыз, ләкин күп кенә солдатларның исемнәре билгесез булып кала.
Бу истәлекле көн кардәшлек зиратларында җирләнгән яисә сугыш хәрәкәтләре һәм низаглар вакытында, Ватан өчен батырларча көрәшеп, хәбәрсез югалган сугышчыларга багышланган.