Россиядә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу РФ өчен истәлекле дата.
Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий Орденын гамәлгә куюга багышланган. 2021 елда бәйрәм 15 нче тапкыр уздырыла. Тантаналарда РФ Герое исеменә лаек булган, шулай ук Россия тарихына битараф булмаган затлар катнаша.