Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре буенча территориаль органы офисында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган флешмоб узды.
Фотосессия өчен хезмәткәрләр Идел Болгарыннан алып безнең көннәргә кадәрге чорны колачлаган милли киемнәрдән киенгәннәр иде. Ачык киемнәр Идел һәм Чулман кушылган урында, Кырым ярымутравында яшәгән төрки халыкларның тарихы һәм традицияләре турында сөйли. Үзенчәлекле һәм оригиналь, нәфислек һәм зәвыклы булуы – милли киемнәрнең чын сәнгать әсәренә әверелдерә.
Ә фотосурәтләр яхшырак, бәйрәмчәрәк килеп чыксын өчен, егетләр һәм кызлар кулларына милли ризыклар – пылау һәм чәк-чәк тоттылар. Егетләрнең флешмобка уңай әзерләнүе, күтәренке кәефтә булуы сизелә иде. Аларның йөзендә шатлык та, горурлык та, үз халкының мәдәниятенә хөрмәт тә чагыла иде.
Чараны оештыручы һәм илһамландыручы буларак территориаль органның Казан шәһәре буенча 6 нчы бүлеге җитәкчесе Альбина Закирова чыгыш ясады. Аңа лабораториянең өлкән белгече Альбина Гыйлемханова (төшерү) ярдәм итте.
Альбина Закирова сүзләре буенча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан бүлекчәсе коллективы – актив, көр күңелле, бердәм, һәрвакыт алдынгы булырга омтыла. Бу төп эшкә генә түгел, төрле корпоратив акцияләргә, чараларга да кагыла.
Флешмобның барлык катнашучыларын да билгеләп үтәсе килә. Болар Закирова А.Р., Сафиуллина А.Л., Сәетова З.М., Галимова Л.Г., Рәхимов А.Ш., Хәкимов Л.Р., Шакиров И.И., Кәримуллин Ф.Ф., Минсафин Р.Р., Хәлимов И.И., Исмәгыйлов Л.М., Яруллин Р.В., Минһаҗев Р.М., Шәрипов Р.Р., Вальщиков Д.А., Швыденко Р.А.
♦ Милли татар киемнәре тарихы турында тулырак итеп түбәндәге сылтамалар аша укып була:
https://nazaccent.ru/content/5373-tatarskij-nacionalnyj-kostyum.html
https://odezhda.guru/natsionalnaya/1224-tatarskij-kostum
♦ «Известия Татарстана» газетасы:
http://www.tatarnews.ru/shortnews/24023