Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе реконструкцияләнгән «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бинасында актыккы тикшерү эшләрен оештырды.
Объект Татарстан Республикасы, Минзәлә муниципаль районы, Минзәлә шәһәре, Гурьянов ур., 98Д йорт адресы буенча урнашкан.
Ике катлы сәламәтлек саклау учреждениесенең мәйданы – 3210,50 кв. метр.
Төзүче – «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль подрядчы – «Татлизинг» ДУП.
Субподрядчы – «Электроком» ҖЧҖ.
Белгечләр хастаханәне реконструкцияләү эшләренә быелның июль ахырында керешкән булганнар. Ноябрь ахырына биредә поликлиника янкормасы, кичү, вентиляция фасады монтажланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хокук бозулар ачыкланмаса, объект проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алачак.