Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында «Яңа Тура авылында 5 катлы торак йортлар комплексы. № 4 торак йорт» һәм «Яңа Тура авылында 5 катлы торак йортлар комплексы. № 5 торак йорт» объектлары буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүләре уза.
Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.
2022 елның 18 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Вахитов районы, Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Май көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанда күп катлы яңа автостоянкада актыккы тикшерү эшләрен алып бара.
Яңа капиталь төзелеш объекты – 7 номерлы йорт Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексында урнашкан, анда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уза.
Казан шәһәренең Идел буе районындагы Шишкин урамы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк әзерлек стадиясендә. Монда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан әлеге объектка актыккы күчмә тикшерү эшләре уздырыла.
2022 елның 17 маенда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Түбән Камада Шинчылар проспектындагы реконструкцияләнгән кунакханәнең проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан «70 микрорайон» комплекслы төзелешендә урнашкан 70/3 номерлы торак йортның рроект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
2022 елның 16 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Яңа Савин районында Четаев урамы буенча урнашкан торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
2022 елның 14 маенда безнең республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.