Казан шәһәренең Идел буе районындагы Шишкин урамы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк әзерлек стадиясендә. Монда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан әлеге объектка актыккы күчмә тикшерү эшләре уздырыла.
Тикшерелергә тиешле эшләр төзелешне оештыру проекты нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын, санитар-техник җиһазларны монтажлау, түбә ябу һәм бизәкләү эшләре, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.
Күпфункцияле үзәкнең ике каты бар, бинаның мәйданы – 1135,30 кв. м. Аны төзетүчеләр – Поминова Вера Андреевна, Скворцов Николай Геннадьевич. Техник заказ бирүче – «Вершина» ҖЧҖ. Генподрядчы – «РР Групп» компанияләр төркеме» ҖЧҖ. Генпроектчы – «Промстройпроект» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.