2022 елның 17 маенда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Түбән Камада Шинчылар проспектындагы реконструкцияләнгән кунакханәнең проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Кунакханәнең биш каты бар, аның мәйданы – 6590,10 кв. метр. Объектта эшләр 2020 елның гыйнварында башланган. Күптән түгел биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды. Ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеге тудыру, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлешен тикшерделәр.
Объектны төзүче – Нәҗметдинова Рамилә Минәхсән кызы. Техник заказ бирүче – «Домстрой-НК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ижпромтехмонтаж» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Камстройпроект» ҖЧҖ.