Май көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанда күп катлы яңа автостоянкада актыккы тикшерү эшләрен алып бара.
Автостоянка башкаланың Совет районындагы Гадел Кутуй урамындагы торак комплекста урнашкан. Аның төзелеше 2021 елның июлендә башланган һәм шушы көннәрдә тәмамланган.
Объект бинасы – ике катлы. Аның мәйданы 10509 кв.м тәшкил итә. Күп катлы автостоянка 292 машина-урынга исәпләнгән.
Гараж төзелеше объектын төзүче – «Стройсервис-2» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генпроектчы – «Армида» ҖЧҖ.