Яңа капиталь төзелеш объекты – 7 номерлы йорт Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексында урнашкан, анда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе уза.
Константиновка авылында урнашкан «Лето» торак комплексы объектын төзи башлау датасы – 2020 елның сентябре. Аны тәмамлау датасы – 2022 елның мае. Бинаның терәк һәм киртәләү корылмаларның материаллары – кирпеч. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы. Бинаның гомуми мәйданы – 16224,40 кв. м. Фатирлар саны – 181, аларның гомуми мәйданы – 10217,70 кв. м. Йорттагы секцияләр саны – 8. Катлар саны – 6дан 9га кадәр.
Торак йортны төзүче – «Стройсервис-1» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Азимут Групп» ТК ҖЧҖ.
Актыккы тикшерү нәтиҗәсендә ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.