Казанда Четаев урамындагы яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 16 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Яңа Савин районында Четаев урамы буенча урнашкан торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Йортны төзүче һәм техник заказчысы – «Аркада» ТК» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СФ Основание» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ.

Яңа капиталь төзелеш объектының мәйданы – 30681,40 кв. метр. Йорт – өч секцияле, катлар саны – 13, 17 һәм 25. Анда гомуми мәйданы 13575,20 кв. метр булган 293 фатир бар.

Капиталь төзелеш объекты 2019 елның сентябрендә төзелә башлаган. Хәзерге вакытта ул файдалануга тапшыруга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International