Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында «Яңа Тура авылында 5 катлы торак йортлар комплексы. № 4 торак йорт» һәм «Яңа Тура авылында 5 катлы торак йортлар комплексы. № 5 торак йорт» объектлары буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүләре уза.
Капиталь төзелеш объектлары 2020 елның декабрендә төзелә башлаган булган. Хәзер алар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Ике яңа кирпеч йорт та биш катлы. Аларның һәркайсында гомуми мәйданы 2486,90 кв. м булган 58 фатир бар.
Объектларны төзүче – «Стройрезерв» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Волгопродмонтаж-Наладка» фирмасы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лэнд» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Профи» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәләре биреләчәк.