2022 елның 14 маенда безнең республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясен җыештыруга ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә чыкты. Акциядә катнашучыларның барысын да җыю урыны Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Боровое Матюшино – Комлы Кавал чаты булды.
Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту эшләре башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә Иске Шигали авылы янында агачлар утырту чарасы булды. Чара «Хәтер бакчасы» табигать саклау акциясе кысаларында узды. Биредә шулай ук ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре дә катнашкан иде.
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән, акциядә даими катнашучылар арасында министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.
Быел «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе ике этапта узачак: 18 апрельдән 18 июньгә кадәр һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр.
Фотода: ТР ДТК инспекциясе хезмәткәрләре К.В. Козырев, Р.А. Юдин, Л.А. Вәгыйзов, Л.Т. Булатова кызы Ләйсән белән, О.В. Радыш, С.Г. Мөхәммәтшин, Л.В. Хәйретдинова.