2022 елның 18 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Вахитов районы, Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан китапханәне реконструкцияләүгә актыккы күчмә тикшерүе тәмамланды. Ул «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесенә – төзүче һәм объектның техник заказчысына карата үткәрелде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – милли һәм республика, Россия һәм чит ил әдәбиятының төп дәүләт китап саклау урыны, күпфункцияле китапханә – мәгълүмати һәм фәнни-тикшеренү учреждениесе, мәдәни, библиографик һәм методик үзәк булып тора. Фонд барлыгы өч миллион дүрт йөз мең берәмлек документны үз эченә ала.
2020 елга кадәр китапханәненң төп бинасы булып архитектор К.Л. Мюфке проекты буенча 1908 елда төзелгән Кремль урамындагы Ушкова йорт-утары торган. 2000 нче елларда Милли китапханә өчен еллар шәһәр үзәгендә Тукай мәйданы янәшәсендә, Бутлеров тавы дип аталган җирдә яңа бина төзү планлаштырыла. Кырмыска һәм кукуруз силуэтларын берләштергән авангард формасындагы биек бина проекты Казан мэриясе заказы буенча Голландия архитекторы Эрик Ван Эгераат тарафыннан төзелгән. Әмма 2008 – 2010 еллардагы икътисадый кризис вакытында әлеге планнарны тормышка ашыру кичектерелгән.
Моннан тыш, җирле «Антика-плюс» компаниясе тарафыннан XXI гасыр башыннан бирле шәһәрдә гамәлгә ашырылган башка шундый истәлекле объектлар рухында парад сарай стилендәге бинаның альтернатив проекты тәкъдим ителгән. Бу проектларның барысы да Казанның тарихи үзәгендә яңа бина төзүгә каршы чыккан җәмәгатьчелек таләбе буенча юкка чыгарылган.
Нәтиҗәдә «Казан» милли мәдәни үзәге бинасын (В.И. Ленин музееның элеккеге Казан филиалы) китапханә өчен үзгәртеп кору турында карар кабул ителә. Аны реконструкцияләү агымдагы елның маенда тулысынча төгәлләнгән.