Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Биектау муниципаль районының «Атмосфера» торак комплексында хуҗалык-көнкүреш канализация чистарту корылмаларын төзүнең 1 этабына тикшерү бара.
2022 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыдагы 2/10 номерлы яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен бирде (төзелешнең 3 этабы).
Түбән Каманың 49 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган 21 нче номерлы яңа күпфатирлы йортны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уңай төгәлләнде. II технологик этап тикшерелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Чаллыдагы яңа торак йортны тикшерүгә алындылар.
2022 елның 13 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау районындагы ике яңа йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Татарстанда торак тапшыру күләмнәре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
2022 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан капиталь төзелеш объекты – Татарстан Республикасы, Биектау районы, Чернышевка авылы, Чернышевка авыл җирлеге адресы буенча урнашкан «Тамчы» («Капля») балалар бакчасына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
2022 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү үзәгенә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Ул Казан шәһәре, Идел буе районы, Шаляпин ур., 39 йорт адресы буенча урнашкан.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Менделеевск муниципаль районында автомобильләргә газ салу компрессор станциясенә (АГНКС) актыккы күчмә тикшерү үткәрелә.