ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстанның Алексеевск муниципаль районында яңа торак йортка актыккы тикшерү үткәрелә.
Капиталь төзелеш объекты Алексеевск ш.т.п., Просторная ур., 40 йорт адресы буенча урнашкан.
Яңа кирпеч йортта – җир асты өлеше белән 4 кат бар, гомуми мәйданы 1622,40 кв. метр булган 24 фатир урын алган.
Аны төзүче – «Алексеевскдорстрой» ААҖ. Генераль подрядчы – «Стройдорсервис+» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
Ахыргы тикшерү беткәннән соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.