2022 елның 11 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге капиталь төзелешнең өч яңа объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирде:
- ТР, Казан шәһәре, Совет районы, Родина урамы адресы буенча урнашкан, торак булмаган биналары булган 8 номерлы күпфатирлы торак йорт. Төзүче – «ЖБИ-3 Инвест» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.
- Зеленодольскта урнашкан, пациентны һәм медицина персоналын яклау өчен бер тапкыр кулланыла торган кием җитештерү заводы (төзелешнең 1 этабы). Төзүче – «Дарпикс» ҖЧҖ.
- ТР, Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәре адресы буенча урнашкан склад биналары. 1 нче һәм 2 нче корпусларны төзү. Төзүче – «Транс Трейд» транспорт компаниясе» ҖЧҖ.