Торак төзелеше программалары буенча 2022 елга план 7% арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә 2 миллион 954 мең кв. м файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
2 млн 102 мең кв. м – индивидуаль торак төзелешенә, 747 мең кв. м – күпфатирлы инвестицион торакка, 105,8 мең кв. м социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә. Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 70% файдалануга тапшырылган.
Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә өчесе тәмамланган. 10 муниципаль берәмлектә ятим балалар өчен билгеләнгән торак урыннар буенча бер программа эштә кала. Дәүләт торак фондының 150 фатирына милек хокукын теркәү буенча чаралар үткәрелә. 39 фатир әлегә төзелә торган дүрт социаль ипотека йортында, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.