Көектәге тагын бер яңа йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2022 елның 11 ноябре, җомга

2022 елның 11 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:

- ТР Питрәч районының Көек авылыннан төньяк – көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 28 нче номерлы 4 катлы торак йорт (төзелешнең II чираты).

Объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. Гомуми мәйданы 2053,20 кв. м булган фатирлар саны – 45.

Төзүче һәм генподрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 9 ноябрендә ведомство шундый ук 29 нчы торак йортка да ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International